Бүген ТР МДН рәисе, мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районы Әйшә авылындагы “Нур” мәчетендә җомга намазын укыды һәм дога кылды, вәгазь сөйләде. Мәчеткә бәйрәм намазына берничә дистә кеше җыелган иде.
Мөфти үзенең вәгазендә динебез кыйммәтләре турында сөйләде, гайбәт темасына тәфсилләп тукталды. Исламда гайбәт сөйләү зур гөнаһлардан санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләлаһү галәйһи вәсәлләм) үз хәдис-шәрифләрендә моңа басым ясый. Рәсулуллаһ әйткән: “Гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?” Сәхабәләр җавап биреп әйттеләр: “Аллаһ һәм Аның илчесе белүчерәк”. Рәсулуллаһ: “Гайбәт – ул үзе яратмый торган нәрсә белән кардәшеңне искә төшерүең”, - дип җавап бирде. Бер сәхабә: “Мин әйтә торган нәрсә кардәшемдә булса, нәрсә дисең?” – дип сорады. Рәсулуллаһ: “Син әйтә торган нәрсә кардәшеңдә булса, димәк, син аны гайбәт кылган булып саналасың, әгәр әйткән нәрсәң кардәшеңдә булмаса, син аны боһтан кылган буласың”. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй, мөэминнәр! Уйларның күбесеннән сакланыгыз, хакыйкатьтә, уйларның кайбере – гөнаһтыр. Шымчылык кылмагыз һәм берләрегез башкалар хакында гайбәт сөйләмәсен. Берәрегез үлгән кардәшенең мәетен ашауны яратыр идеме? Сез бит аннан җирәнәчәксез. Аллаһыдан куркыгыз.! Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә – тәүбәләрне кабул итүче һәм Рәхимле зат” (Сүрә Хуҗурат, 12.)




