8 августта Казан шәһәренең Тынычлык мәчетендә Голәмәләр шурасы әгъзалары арасыннан оештырылган эшче төркемнең утырышы булды. Көн кадагында – Коръәннең рус телендәге нөсхәсен әзерләү мәсьәләсе һәм бу өлкәдә булган тәҗрибә белән танышу. Әлеге очрашуны оештыру идеясы белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе чыкты. Аның карары белән эшче төркем каршында Коръәннең русча тәфсирен әзерләү бурычы куелды. Әлеге эшкә киләчәктә Россиянең билгеле дин һәм тел белгечләрен җәлеп итү планлаштырыла.
Голәмәләр шурасы Коръәннең русча нөсхәсен әзерләүгә кереште
10 август 2015 ел 09:04
Соңгы яңалыклар
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Диния нәзарәтеннән Җиңүнең 80 еллыгына күчтәнәчләр ала
30 апрель 2025 ел 12:03
Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә үткәрде
29 апрель 2025 ел 12:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


