7 августта ТРның Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Лениногорск районына эшлекле сәфәр кылды.
Марат хәзрәт районның Бакирово авылы мәчетендә җомга вәгазе укыды һәм мәхәллә халык белә очрашты. Очрашуга килүчеләр казыйга дини сорауларын бирде һәм мәхәлләнең эшчәнлегенә кагылышлы проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышты.



