8 августта Арча шәһәре стадионында балалар өчен мөселман сабан туе уздырылды. Сабантуйны Арча муниципаль районы һәм мөхтәсибәт берлектә уздырды. Бәйрәмдә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллин шулай ук күрше районнардан килгән мөхтәсибләр катнашты. Сабадан Айнур хәзрәт, Әтнәдән Наил хәзрәт, Теләчедән Исмәгыйль хәзрәт һәм башка мөхтәсибләр дә бар иде.
Изге Коръән аятләре укылганнан соң Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, хәерле-бәракәтле еллар, балаларыбызга тәүфыйк -һидаят теләп дога кылды. Район җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы чараны уздыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт үтемле- хикмәтле нәсихәтләрен җиткерде.
Рөстәм хәзрәт Хайруллин исә үзенең вәгазендә балаларга динебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтү безнең бурычыбыз, дип ассызыклады. Шулай ук Рөстәм хәзрәт дин өлкәсенә зур өлеш кертүчеләргә мөфтинең рәхмәт-хатларын тапшырды.
Сабантуй Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтү бәйгеләре белән һәм шулай ук спорт (милли көрәш, йөгерү,теннис буенча ярышлар, җиңел атлетика һ.б) уеннары белән бергә үрелеп барды. Халкыбызның милли уеннары: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату кебек уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.












