Кабан арты мәчете мәхәлләсе кыз балалар өчен “Туры юл” дип аталган җәйге ял оештыра.
12-25 август көннәрендә балалар Татарстанның экологик яктан чиста районында ял итәчәкләр. Алар өчен мәдәни-күңел ачу һәм уку программасы әзерләнгән. 2 атна дәвамында гакыйда, фикх, әхлак буенча гыйлем бирү каралган. Коръән аятьләрен өйрәтү, гарәп теле белән таныштыру да көтелә. Шулай ук балалар өчен кул эшләре, аш-су дәресләре үткәреләчәк.
Әлеге программада катнашырга теләүчеләр өчен телефон: +7376200069.





