Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче мәртәбә Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай резиденциясендә булды.
Республиканың ике төп конфессиясе җитәкчеләре фикер алыштылар һәм дини эшчәнлек алып бару, дини вәзгыять хакында сөйләштеләр.
Аерым алганда, алар яшьләрне тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен дәгъватлау, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында хезмәттәшлек алып бару кебек мәсьәләләргә тукталдылар.
Очрашу азагында мөфти хәзрәтләре митрополитка истәлек бүләге тапшырды һәм яңа эшендә уңышлар теләде.



