31 июльдә, җомга көнне, Иске Җөри бистәсе мәчетендә балалар өчен көндезге мөселман лагеры ишекләрен ачты. Төгәл бер атна дәверендә Иске Җөри, Теләче, Үзәк, Олы Мишә, Савыш авылларыннан килгән 50ләп бала коръән уку, тәһарәт белән намаз һәм иман төшенчәсенә кагылышлы дәресләр алды, вәгазьләр тыңлады. Өйлә намазыннан соң балалар төшке аш ашады, төрле уеннарда катнашты.
Дини сабакларны малайларга Иске Җөри авылы имамы Фәләхиев Мөхәммәт һәм Олы Мәтәскә авылы имамы Фәйзуллин Илнур, ә кызларга Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган Фәйзуллина Илүсә бирде.
7 август көнне җомга намазыннан соң лагерьның тантаналы ябу чарасына районыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев килеп, балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырды.
Теләче мөхтәсибәтендә балалар өчен лагерь эшләде
11 август 2015 ел 10:32
Соңгы яңалыклар
Чирмешән район үзәк хастаханәсе Нәзарәткә СВО солдатлары өчен гуманитар йөк тапшырды
31 октябрь 2025 ел 15:45
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
31 октябрь 2025 ел 09:50
Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында VI Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
30 октябрь 2025 ел 15:18
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

