Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Башкортстаннан делегация килде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Салават һәм Күмертау шәһәре Епископы Николай атакайны, филология фәннәре докторы, профессор Игорь Сыровны, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Тимербәк хәзрәт Мостафинны һәм башкаларны мөфтият эшчәнлеге белән таныштырды.
Шулай ук Татарстан мөселманнары хакында сөйләде, нәзарәт проектлары белән таныштырды.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт Башкортстаннан килгән кунакларга истәлек бүләкләре тапшырды.











