15 август көнне Чистай шәһәрендә дүртенче мәртәбә “Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави укулары” уздырыла.
Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави (1804-1893) XIX гасырда Идел буе, Урал төбәге мөселманнары арасында танылган дин әһеле, татар шәехе. Мөхәммәдзакир ишан бик тә дини-милли җанлы шәхес булган. Аның хезмәтләрен өйрәнү эше чит илләрдә дә алып барыла.
“Чистави укулары” фәнни-гамәли конференциясен уздыру халкыбызның рухи мирасын барлау һәм аны милләтебезгә, яшь буынга белем бирүдә файдалану булып тора.
Чарада танылган дин әһелләре, татар галимнәре, зыялылар, җирле интеллигенция, журналистлар катнашуы көтелә. Дагыстаннан,Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән фән эшлеклеләре катнашачак.
Мөхәммәдзакир Әл-Чиставиның өч телдә әзерләнгән "Тәбсыратул-муршидин" (Мөршидләрнең фикерләүләре) китабы тәкъдим ителәчәк.
Үткәрү урыны - Әнәс мәчете, вакыты: сәгать 8.00 -14.00 дә.




