9 августта Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында “Шәкертләр бәйрәме” булды. Әлеге күркәм чарада Буа мөхтәсибәтеннән балалар катнашты. Төрле дини сораулар, милли көрәш, вәгазьләрне үз эченә алган чарада алар зур активлык күрсәтте. Нәтиҗәдә, буалылар Ләйсән Зарипова һәм милли көрәш буенча беренчелекне яулаган Гомәр Мифтәхетдинов истәлекле бүләкләргә ия булды.
Буа мәхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин шәкертләрне бәйгегә катнашырга чакырган абыйлы-энеле Илдар һәм Ринат Аляутдиновларга зур рәхмәтләрен җиткерде.



