Бүген, 14 августта, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Питрәч районының Көек авылында укыды. Башта Камил хәзрәт җомга намазына җыелган җәмәгатькә динебез кыйммәтләре хакында сөйләде. Ислам кушканнарны үтәп, иманыбызны саклап, гайбәтләрдән тыелып яшәргә чакырды.
Мөфти хәзрәтләре вәгазен өлкәннәр дә, мәчеткә килгән балалар да бирелеп тыңладылар. Аннары исә алар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Камил хәзрәт Көектә яшәүчеләр белән бик теләп аралашты, сорауларга җавап бирде һәм нәсихәтләрен җиткерде.
Көек авылында агач мәчет 2012 елда төзелә, манарасы куела. Шул вакытлардан алып мөселманнар бирегә намаз укырга йөриләр.




