Бүген Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озатуында Казан Кремлен карады. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми кунакларны Кол Шәриф мәчете белән таныштырды.
Камил хәзрәт мөфтият эшчәнлеге, мәчет турында сөйләде. Шул рәвешле татар халкының дин тарихы, Россия татар мөселманнарына хас үзенчәлекләр, рухи кыйммәтләр белән таныштырды.




