Бүген Татарсатан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халыклары Дуслык йортында уздырылган социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның республика форумында катнашты. Камил хәзрәт форумның “Әхлак, рухилык, этноара бәйләнешләр – гражданнар җәмгыяте ресурслары” секциясендә чыгыш ясады. XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында Татарстандагы дини-милли вәзгыять, дини оешмаларның үсеше хакында сөйләде. “Дин ул безнең киләчәк, дәүләт һәм җәмгыятьнең таянычы. Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда этно-дини сәясәтнең әһәмияте арта бара. Россия, аерым алганда Татарстан тәҗрибәсе бу яктан күп сандагы милләтләр һәм конфессияләрнең үзара тыныч яшәвенә үрнәк булып тора”, - диде ул..
Шулай ук форумда мөфтинең беренче урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Батров үзенең фикерләрен җиткерде, “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе хакында сөйләде.




