Мөфти социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның республика форумында чыгыш ясады

17 август 2015 ел 12:22
Мөфти социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның республика форумында чыгыш ясады

Бүген Татарсатан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халыклары Дуслык йортында уздырылган социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның республика форумында катнашты. Камил хәзрәт форумның “Әхлак, рухилык, этноара бәйләнешләр – гражданнар җәмгыяте ресурслары” секциясендә чыгыш ясады. XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында Татарстандагы дини-милли вәзгыять, дини оешмаларның үсеше хакында сөйләде. “Дин ул безнең киләчәк, дәүләт һәм җәмгыятьнең  таянычы. Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда этно-дини сәясәтнең әһәмияте арта бара. Россия, аерым алганда Татарстан тәҗрибәсе бу яктан күп сандагы милләтләр һәм конфессияләрнең үзара тыныч яшәвенә үрнәк булып тора”, - диде ул..

Шулай ук форумда мөфтинең беренче урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Батров үзенең фикерләрен җиткерде, “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе хакында сөйләде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы