Алабугада мөселман һәм провослав яшләре бергә футбол уйнадылар. Әлеге уен “Без абортларга каршы” дигән акция кысаларында үтте. Уеннан соң бергәләшеп абортларга каршы имза җыю турында сөйләшенде. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Әлеге форматтагы очрашу беренче тапкыр узды. Ике як та киләчәктә уртак чаралар үткәрү теләген белдерделәр, дип хәбәр итәләр Алабуга мөхтәсибәтеннән.
Алабугада мөселман һәм провослав яшләре бергә футбол уйнадылар
18 август 2015 ел 12:28
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтие Коръән укып “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумын һәм “Russia Halal Expo 2025” халыкара күргәзмәсен ачып җибәрде
15 май 2025 ел 10:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





