Кичә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әгерҗе һәм Менделеевск районнарына эшлекле сәфәр кылды.
Сәфәр кысаларында хәзрәтләр районнардагы үзәк мәчетләрдә, шулай ук бай тарихлы Иж-Буби авылындагы мәчеттә булдылар. Алар Әгерҗе районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Гатин һәм Менделеевск районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм аларның урыбасарлары белән аерым очрашулар үткәрде, дини эшләрне алып бару хакында фикерләштеләр, сорауларга җавап бирделәр.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Менделеевск района мухтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев Ш. Мәрҗани йортынада урнашачак ислам музеена татар шамаилен бүләк итеп бирде. Мәгълүм булганча, иң беренчеләрдән булып мөфти хәзрәтләре бу уңайдан үрнәк күрсәтте, аннары исә башка дин әһелләре дә зур рухи кыйммәткә ия мирасыбызны барлауга кереште һәм татар шамаилләрен музейга тапшыра башладылар.






