Бүген Казандагы “Корстон” комплексында социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III республика форумы уздырылды. Аның пленар утырышы ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Чарага 800 дән артык коммерцияле булмаган оешмалардан вәкилләр чакырулы иде.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Батров катнашты.
ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов секция нәтиҗәләре белән танышуын һәм социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның актуаль мәсьәләләргә игътибар бирелүенә тагын бер кат инануын искәртте һәм II форум уздырылганнан соң күп нәрсә үзгәрүен ассызыклады. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләп үтү, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру җәмәгатьчелекнең эшчәнлеге нәтиҗәсе, дип атады ул. "Сәламәтлек саклау, белем бирү, хокук саклау, хокукый белем бирү, социаль яклау, хәйриячелек, мәдәният өлкәләрен актив җәмәгатьчелектән башка хәзер күз алдына да китереп булмый. Республиканың күпчелеге эшлекле һәм инициативалы, гражданлык позицияле булган кешеләр, - диде һәм республика үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен хөрмәтен һәм рәхмәтен җиткерде. - Дәүләт һәм гражданлык җәмгыятенең партнерлык мөнәсәбәтләре бер-берсенең социаль йөкләмәләрен тану һәм үзара кызыксынуга корылган. Социаль юнәлештә эш алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларның Казанда ресурс үзәге ачылу да уңай нәтиҗәләр бирде", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм шундый үзәкләрне республиканың башка калаларында да булдырырга кирәклегенә басым ясады. Ул шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга ел саен 10 миллион сум күләмендә грант бүлеп биреләчәген дә хәбәр итте.
Форум кысаларында күп сандагы сөйләшүләр, фикер алышулар уздырылды. Пленар утырышта исә форумның иң яхшы 20 эш тәҗрибәсе аталды. Алар арасына “Минем гаиләмнең шамаиле” республика проекты да керде, шулай ук “Ярдәм” хәйрия ислам фонды проектлары игътибар үзәгенә алынды.



