Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә хаҗ сәфәрен оештыручылар, төркем җитәкчеләре һәм табиблар катнашында хаҗ кылуга багышланган утырыш үткәрелде. Очрашуда шулай ук ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәре Гөлнара Хәйретдинова катнашты.
Чарада хаҗиларга медицина хезмәте күрсәтү, инфекцион авыруларны профилактикалау, 2015 елгы хаҗ сәфәренең үзенчәлекләре турында барды. Төркем җиткәчеләре һәм табибилар өчен махсус лекция укылды.



