20 августта Буа районы Иске Суыксу авылы һәм Лашчы тимер юл разъезды бистәсе мәчетләре каршында балалар өчен оештырылган мөселман лагерьлареның ябылу кичәсе булды.
Ике атна дәвамында хәзрәтләр сабыйларга дини-әхлакый тәрбия бирде. Вәгазьләр төрле спорт уеннары белән аралашып барды һәм шәкертләрнең күңелләренә хуш килде.




