Бүген мөфтияттә Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге, “Хузур” нәшрият йорты вәкилләре катнашты.
Чарада дин әһелләре, мөгаллимнәр мөселман мәгарифенә кагылышлы сорауларны карадылыр. Яңа уку-укыту стандартлары, уку әсбапларын, программаларын әзерләү, мәдрәсәләр уставын раслау хакында фикерләштеләр.
Һәр мәдрәсә җитәкчесе укырга кабул итү комиссияләре эшчәнлеге белән таныштырды. Моннан тыш 2015 елда мәдрәсәләрне тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында да фикерләр әйтелде.
29-30 сентябрьдә “Татарстан Республикасы мөселман уку йортлары мөгаллимнәре җыены” уздырыла. Киңәшмәдә әлеге халыкара конференциягә әзерлек мәсьәләләре дә тикшерелде.









