“Чистай” мәдәният йортында Әнәс мәчете призына армрестлинг буенча Россиякүләм турнир уздырылды. ТР МДН вәкилләреннән чарада дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты. Турнир алтынчы тапкыр оештырыла һәм быел анда Россиянең 22 төбәгеннән һәм чит илләрдән 200 якын спортчы катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынны Төньяк Осетия Республикасы спортчысы Хаджимурат Золоев яулады, икенче урынга Дагыстан Республикасыннан килгән Илдар Алискандеров, ә төп кубокка Төмән өлкәсе спортчысы Заур Файзуллаев ия дип табылды.









