25 августта Чирмешән җәйге лагерена йөрүче балалар Әлмәтнең Р. Фәхретдинов исемендәге үзәк мәчетенә килделәр. 21-26 август көннәрендә Чирмешән мөхтәсибәте кыз балалар өчен өченче смена лагерь уздыра. Аларга ислам нигезләрен, эхлак кагыйдәләрен өйрәтәләр. Шулай ук Әлмәткә экскурсия оештырырга ният иткәннәр.
Әлмәт мәчете хезмәткәрләре балаларга иман йорты турында сөйләделәр, аның тарихы белән таныштырдылар. Мәдрәсә хакында җиткерделәр. Балаларга намаз бүлмәсе, класслар бик ошады.
Экскурсия ахырында балалар коймак белән сыйландылар.



