Ютазы мөхтәсибәтенең “Фәнис” мәдрәсәсендә мәчетләр каршында оештырылган курсларда дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен белем күтәрү курслары башланды. Укулар 29 августка кадәр дәвам итә.
Әлеге укуларны республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы мөхтәсибәте оештырды.
Укуларда Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы районнары мөгаллимнәре белем күтәрә. Аларга ислам хокуклары, гакыйдә, гарәп теле, Коръәнне тәфсир кылу һәм башка темалар буенча лекцияләр укыла. Дәресләрне Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсе мөгаллимнәре алып бара.




