Бөгелмәнең үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы уздырылды. Җыелыш мөфти урынбасары, мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә узды. Хәзрәт имамнарга дини эшчәнлек алып баруда тырышлык куйганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын дип теләде.
Җыелышта дин әһелләре якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерлек хакында киңәштеләр. Шулай ук гошер сәдакасен җыю, мәчетләр каршында укуларны оештырып җибәрү, имамнар гыйлемен күтәрү кебек мәсьәләләр тикшерелде.
Моннан тыш җыелыш кысаларында мөхтәсибәт эшчәнлеген күрсәткән видеоролик тәкъдим ителде.




