Бүген Татарстан мөфтиятенә 26 июньдә “Казан - Арена” стадионында өченче мәртәбә үткәрелгән Республика ифтары иганәчеләре җыелды. Мөфти 5 меңнән артык кешене җыйган зур ифтарны уздыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр белән очрашты һәм аларга рәхмәтен белдерде. Очрашуда шулай ук ифтарны оештыруда зур активлык күрсәткән мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды. Камил хәзрәт аларга республикакүләм хәйрия чарасында катнашулары, мөселманнарга ярдәм итүләре, ифтар ашына үз өлешләрен кертүләре өчен Аллаһы Тәгалә бәрәкәт, иминлек, саулык бирсен, дип теләде. Алга таба да хәерле эшләрдә хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Зур хәйрия ифтарын уздыруга «Татнефтепродукт», «Мелита», «Татхимфарпрепараты», «Гипрнииавиапром», «АИКБ Татфондбанк», «Сөт эшкәртү комбинаты», “Бәхетле”, “Татэнергосбыт” һәм башка оешмалар катнашты. Очрашуга килгән әлеге компанияләр вәкилләренә үзенчәлекле истәлек бүләкләре тапшырылды.



