Бүген Әлмәтнең Р. Фәхретдинов исемендәге үзәк мәчетендә мөхтәсибәт имамнары җыелышы узды. Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сөйләшүне дин әһелләренең эшчәнлеге мөһимлеге турында сөйләүдән башлады. Һәр имамның үз мәхәлләсе өчен җаваплы булуын искә төшерде. Моннн тыш дини эшләрне алып баруга зур тырышлык куйган өчен рәхмәтен әйтеп, изге теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерде.
Җыелышның рәсми өлешендә имамнар агымдагы дини эшләр хакында фикерләштеләр. Корбан бәйрәмен уздыру, мәчетләрдә эшләү кебек мәсьәләләр тикшерелде.



