26 августта Чирмешән мәчетендә “Нур” мөселман лагереның соңгы сменасы ябылды. Бирегә атна дәвамында район мәчетләрендә оештырылган якшәмбе мәктәпләрендә белем алган иң яхшы укучылар - 25 кыз бала йөрде. Алар Коръән сүрәләрен ятладылар, гыйбадәтләрне өйрәнделәр.
Балаларга музейларга, Әлмәткә, паркларга экскурсияләр оештырылды. Соңгы көнне мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов кызларга вәгазь сөйләде. “Лагерь оештыруның төп максаты - балалар күңеленә Раббыбыз рәхмәтен ирештерү. Бәлки сез барыгыз да дин юлыннан да китмәссез. Ләкин беркайчан да Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте хакында онытмагыз”, - диде ул.











