26 августта КФУда “Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте системасында эшләү өчен дин әһелләрен әзерләү” дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Сөйләшүдә мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, хөкем ителгәннәрне тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте вәкилләре һәм башка ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Чарада катнашучылар хөкем ителгән мөселманнарны тәрбияләү, алар белән эшләүче имамнарны әзерләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Аларның барысы да хөкем ителгәннәр динебезне дөрес күзалласын өчен аңлату эшләре алып баруның мөһимлеген ассызыкладылар.
Дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров нәзарәтнең бу юнәлештә алып барган эшләре белән таныштырды. Дәгъват бүлеге имамнары колонияләрдә ислам нигезләре хакында вәгазьләр сөйлиләр, олуг ислам бәйрәмнәрен оештыралар, дингә кагылышлы сорауларны аңлаталар, шулай ук китаплар белән тәэмин итәләр.



