Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Коръән-хафизлар әзерләү курсы башлана. Укулар 7-15 яшьлек малайлар һәм 15 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр өчен оештырыла. Дәресләрне Россия дини уку йортларында, Төркиядә белем алган Коръән-хафизлар (Изге Китапны тулысынча белүчеләр), мәдрәсә мөгаллимнәре укытачак.
Укуларга килүчеләргә Коръәннең соңгы 15 сүрәсен һәм тәҗвидне белү таләп ителә. Укулар түләүсез.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 89867197406.



