29 августта Апанай мәчетендә ислам нигезләре буенча викторина уздырылды. Чараны ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Зәкят” хәйрия фонды вәкилләре оештырды.
Викторинада катнашкан 40лап бала дини сорауларга бик тырышып җавап бирделәр. Катлаулы сораулар биргәндә дә югалып калмадылар. Алар бер сәгать эчендә 80шәр сорауга җавап әзерләделәр.
Викторина иң яхшы, дөрес җавап бирүчеләргә кыйммәтле бүләкләр: велосипед, телефон, кармаклар, туплар, бадминтоннар бүләк итү белән тәмамланды. Шулай ук тәм-томнар, китаплар өләшенде. Барлык призларны балаларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды әзерләде, китапларны мәчет өләште.



