29 августта Россия ислам институтында мәчетләр каршында оештырылган Коръән уку курсларына йөргән балалар арасында икенче мәртәбә Изге китапны укучылар конкурсы уздырылды. Конкурста барлыгы 150 бала катнашты.
Иң башта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды директоры Илнур Вәлиев, “Коръән нуры” хәйрия фонды җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Собиров сәламләде һәм уңышлар теләде.
Конкурс 3 өлештән торды: 0,5 җәзэ, 1 җөзэ (Коръәннең утыздан бер өлеше), 2 җөзэне белү.
Барлык катнашучыларның Изге китапны укулары тыңланды, аннары исә җиңүчеләр аталды, бүләкләр тапшырылды.
Приз фонды 135 мең сум тәшкил итте. Барлык призларны балаларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды әзерләде.



