29 августта Чаллының Тәүбә мәчетенә физик мөмкинлекләре чикле булганнарны җыйдылар. Алар өчен махсус аш үткәрделәр. Барлыгы 80ләп кеше җыелды. Аларның 10сы мәчеткә инвалид коляскаларында килделәр.
Тәүбә мәчете имам-хатыйбы Әбү Бәкер хәзрәт, Ихлас мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин чарага җыелганнарны ислам нигезләре белән таныштырдылар, дини кыйммәтләребез хакында вәгазьләр сөйләделәр.
Инвалидлар өчен мәчет буйлап экскурсия дә оештырылды, шулай ук аларга истәлеккә бүләкләр өләшенде.





