Мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин бүген “Госмания” мәктәбендә Белем көненә багышланган тантанада катнашты. Шәхси мәктәп директоры Илсур хәзрәт Фатыйхов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде һәм яңа уку елында уҗышлар теләде.
Рәфыйк хәзрәт укытучыларны һәм укучыларны уку елы бешлану белән тәбрикләде. Дини гыйлем алуның мөһимлеген ассызыклады.
“Госмания” мәктәбе Казанның Авиатөзелеш районындагы Төньяк бистәсендә урнашкан. 1995 елдан эшләп килүче уку йортында бүгенге көндә 105 бала белем ала, аларга 19 мөгаллим белем бирә.




