30 августта ТР МДНнең яшьләр бүлеге православ яшьләренең халыкара форумында катнашты. “Дин белән берләшкән - киләчәккә омтылыш” дип аталган форум Раифа монастерында узды.
Әлеге чарада нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова мөселман яшьләре белән эшләү юллары, проектлары хакында сөйләде. Аерым алганда, волонтерлар белән эшләү, башка диндәге яшьләр белән хезмәттәшлек итү һәм башкалар хакында җиткерде. Сорауларга җавап бирде.
Мөселман яшьләре белән бергә чарада “Сәйрән” бию ансамбле дә катнашты. Мөселман яшьләре гарәп, төрек, татар телләрендә мөнәҗәтләр әйттеләр. Моннан тыш милләтара, динара мәсьәләләре хакында форум секцияләрендә катнашып фикерләштеләр.






