31 августта Чирмешән мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы уздырылды. Җыелышка якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәре, хакимият вәкилләре дә чакырылган иде.
Имамнар һәм мөгаллимнәр дини гыйлем бирү курсларын оештыру мәсьәләләре хакында фикерләштеләр. Мәчетләр каршында курслар октябрь аеннан башлана.
Шулай ук җыелышта Корбан бәйрәмен уздыру, гошер-сәдака җыю кебек сораулар каралды.



