Быел Казандагы синагога 100 еллыгын билгеләп уза. Шул уңайдан бүген Казанда төрле дин әһелләре катнашында “Дин һәм бердәйлек: бүгенге заман чакырулары” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Сөйләшүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Илдар хәзрәт Баязитов, Россия баш раввины Берл Лазар, Казан һәм ТР раввины Ицхак Горелик, православие руханилары һәм башкалар булды.
Камил хәзрәт татар дин әһелләренең милләтара һәм динара татулыкны саклауга керткән өлеше хакында чыгыш ясады.
“Татарлар – дөньяда иң төньякта урнашкан мөселманнар. Татарстан исә Россия өчен Ислам капкасы дип әйтергә мөмкин. Татар халкы бөтен дөнья өммәтенә билгеле шәхесләрее Ш. Мәрҗани, Курсави, Галимҗан Баруди, Зәйнулла Рәсүлев, Муса Бигиев, Габдрахман Утыз Имәни, Зәйнулла Рәсүлев, Муса Бигиев, Р. Фәхретдинов, Мөхәммәд Мурад Рәмзи, Исмәгыйль Гаспринский һәм башка бик күпләр белән горурлана алабыз. Аларның хезмәтләрен дөнья күләмендә билгеле уку йортларында өйрәнәләр. Безнең бабаларыбыз традицион хәнәфи дини өйрәтүләренә таянып дустанә мөнәсәбәтләр корганнар”, - диде ул.
Шулай ук бүген Камил хәзрәт синагогада узган очрашуда үзенең котлавын да җиткерде. “Аллага шөкер, дин тыелган заманнар узды. Мөселманнар, яһүдләр, православия җәмгыятьләре бик зур сынаулар уздылар. Гыйбадәтханәләрне җимерделәр, дин әһелләренә төрле ялалар ягылды, гомерләре өзелде, каторгаларга җибәрелде. Бүген без, төрле дин вәкилләре бергәләп төрле иҗтимагый эшләрдә катнашабыз. Җәмгыятебезнең рухи ягын ныгытырга омтылабыз”, - диде ул.














