5 сентябрьдә Казанның Әниләр мәчетендә “Экстремизмга –юк!” акциясе кысаларында террорчылыкның җәмгыятькә янаган куркыныч булуы хакында фәнни фикер алышу уздырыла. Әлеге тема шәригать һәм Россия кануннары күзлегеннән чыгып тикшереләчәк.
Террорның исламга катнашы бармы? Террорлык нәрсә ул? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләү көтелә.
Фикер алышу сәгать 17.00дә башлана.




