Бүген, ягъни дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә, Казан аэропортыннан 49 татарстанлы “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алачак. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата.
Хаҗилар сәгать төнге 7 сентябрьдә 10.00 дә аэропортта җыелалар, очып китү вакыты – 8 сентябрь дә 2 сәгать 40 минутта.
Хаҗилар Казаннан Turkish airlines авиакомпаниясе самолетында Истамбулга кадәр очалар. Аннары - Согуд Гарәбстаны Корольлеге шәһәре Җәддәгә (Мәккәгә якын аэропорт).
Мәккәдә хаҗилар барлык шартлар булдырылган кунакханәгә урнашачаклар. Биредә алар Кече хаҗ – Гомрәгә әзерләнә алалар. Гомрәдән тыш хаҗилар изге урыннарга экскурсияләргә барачак. Аннары олы хаҗ гыйбадәтләре башлана.
Быел Татарстанна хаҗга соңгы төркем 17 сентябрьдә китәчәк.



