6 сентябрьдә Мәскәүдә төрле дин вәкилләре катнашында футбол матчы уздырылды. Мөселманнар, православлар, яһүдиләр, буддистлар ике командага бүленеп уйнады.
Футбол уеннарын Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия үзәге мөфтияте белән берлектә оештырды. Чара Мәскәүнең 868 еллыгы уңаеннан "Тату Россия - көчле ил" шигаре астында үткәрелде.
Футбол уеннарында ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дини, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Татарстан мөфтие Мәскәү һәм Россиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты һәм хезмәттәшлек хакында сөйләште.




