Узган җомгада Татарстан мәчетләрендә мөселманнар Бесланда булган теракт корбаннары рухына багышлап догалар кылды. Беслан теракты корбаннарын искә алу буенча төп чара Кол Шәриф мәчетендә узды. Сәгать 12.00дә башланган җомга намазына “Мөхәммәдия”, “Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге” мәдрәсә шәкертләре, мәхәллә мөселманнары җыелды. Мөселманнар корбаннарның рухлары тыныч, урыннары оҗмаһта булсын дип догалар укыдылар.
Төньяк Осетиядә, Бесланда фаҗигале хәл 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә булды. Беренче мәктәпне террорчылар яулап алдылар. Барлыгы 1128 кешене тоткын итеп алып, аларны 3 көн дәвамында мәктәптән чыгармадылар.Теракт нәтиҗәсендә 334 кешенең гомере өзелде.




