7 сентябрьдә ТР МДНнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова Әлмәттә мөселман яшьләре белән очрашты.
Очрашу район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, аның урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, яшьләр бүлегенең баш белгече Тимур Истратий катнашында узды. Исмәгыйль хәзрәт Әлмәттәге мөселман яшьләре эшчәнлеге һәм аларны волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү хакында сөйләде.
Әлеге очрашудан тыш Айгул Биктимирова Әлмәт мәдрәсәсендә волонтерлык хакында семинар уздырды.



