"Ак мәчет" мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буена ял итәргә чыкты. Биредә хәзрәтләр һәм укучылар тырышлыгы белән, учакта бик тәмле шулпа пешерелде. Елга буйлап сузылып киткән сызада табын әзерләнде. Тамак ялгап алгач, өйлә вакыты да килеп җитте. Азан әйтелде, хәзрәтләр һәм дә шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң чараның уен өлеше дә килеп җитте: хәзрәтләр, шәкертләр барсы бергә футбол уйнадылар.
"Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре табигать кочагында ял итте
08 сентябрь 2015 ел 10:58
Соңгы яңалыклар
«Камил» мәчетендә Мөфти һәм Мөселман аксакаллары шурасы Генераль секретаренең очрашуы узды
22 июнь 2025 ел 07:16
Мөфти Рәиснең Мөселман аксакаллары шурасы Генераль секретаре Мөхәммәт Габделсәлам белән очрашуында катнашты
21 июнь 2025 ел 19:59
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


