"Ак мәчет" мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буена ял итәргә чыкты. Биредә хәзрәтләр һәм укучылар тырышлыгы белән, учакта бик тәмле шулпа пешерелде. Елга буйлап сузылып киткән сызада табын әзерләнде. Тамак ялгап алгач, өйлә вакыты да килеп җитте. Азан әйтелде, хәзрәтләр һәм дә шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң чараның уен өлеше дә килеп җитте: хәзрәтләр, шәкертләр барсы бергә футбол уйнадылар.
"Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре табигать кочагында ял итте
08 сентябрь 2015 ел 10:58
Соңгы яңалыклар
Көньяк Африка Республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты сертификатын таныды!
13 март 2025 ел 15:58
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 14нче мартта 30нчы хәйрия маршруты йөриячәк
13 март 2025 ел 08:25
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


