Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең резиденциясендә Иордания халыкара ислам университетының остазы – пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәллаллаһу галәйһи вәссәлам)нең оныгы Хәсән (Аллаһ аннан разый булсын)аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче шәех Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди белән очрашты. Мөфти кунакны нәзарәтнең мәгариф программалары белән таныштырды, аның белән РИИ һәм Иордания университеты арасында хезмәттәшлек итү юллары хакында сөйләште. Очрашуда сүз шәехнең Татарстан шәкертләренә махсус лекцияләр үткәрүе турында да барды. Сәфәре кысаларында Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди Болгардагы Ак мәчеттә мөхтәсибәт вәкилләре өчен дә лекция уздырачак.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Иордания халыкара ислам университеты профессоры белән очрашты
08 сентябрь 2015 ел 12:51
Соңгы яңалыклар
Казанда танылган тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты узачак
04 декабрь 2025 ел 10:36
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





