Татарстаннан хаҗга киткән беренче төркемне Җәддә аэропортында “ТР МДН ХАҖ” программасы хезмәткәрләре каршы алды. Изге сәфәрдәгеләр аэропорттан Мәккәгә автобуста бардылар һәм кунакханәләргә урнаштылар. Кичә төркем җитәкчеләре һәм табиблар озатуында Әл-Хәрам мәчетендә булдылар, Гомрә хаҗы гыйбадәтләрен кылдылар.
Мәккәгә Татарстаннан икенче төркем, бүген, 10 сентябрьдә, барып җитә.









