Бүген Идел буе федераль төбәге имамнарының квалификациясен күтәрү үзәгендә чираттагы укулар тәмамланды. Бу юлы Татарстанның Әлмәт, Түбән Кама районнары һәм Саратов өлкәсе дин әһелләре белемнәрен күтәрде.
Курс тәмамлану уңаеннан үткәрелгән тантанада Татарстан мөфтие урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Хәзрәтләр дин әһелләренә нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерделәр.
Белгәнебезчә, 2013 елның 21 октябрендә Казанда Имамнар квалификациясен күтәрү төбәк үзәге эшли башлады. Россия ислам институты тарафыннан Идел буе төбәкләре имамнары өчен 3 төрле уку-укыту программасы әзерләнде. Программалар 72 академик сәгатькә исәпләнгән. Ун көн дәвамында имамнарга ислам өйрәтүләре, хокуклары, Исламда дини агымнар, татар халкы дини-рухи мирасы, диннәргә кагылышлы Россия законнары һәм башка төр дәресләр укытыла. Дәресләрне Россия ислам институты мөгаллимнәре, дөньяви һәм дини уку йортларының алдынгы дин белгечләре алып бара. Уку вакытында ТР МДН вәкилләре, Казан мәчетләре имамнары белән очрашулар да каралган.




