1 октябрьдән Түбән Каманың үзәк мәчетендә һәм өченче мәхәлләдә (Гагарин урамындагы яңа мәчет) өлкәннәр һәм балалар өчен Ислам нигезләре буенча укулар башлана.
Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр иртәнге һәм кичке укуларга йөри ала. Балаларга укулар ял көннәрендә уздырыла.
30 сентябрьдә кичке алтыда оештыру җыелышы уздырыла. Мәгълүматлар өчен телефон: 8-987-293-04-63.




