Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Экстремизмга –юк!” айлыгы кысаларында ачык дәрес уздырылды.
Дәресне мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин ачып җибәрде. Аннары шәкертләргә мәдрәсә мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев гыйлем алуның диндә иң мактаулы гамәл буларак зурлануын һәм гыйлемнең ялгыш адымнардан саклавын аңлатты. “Экстремизм һәм террорлыкның дине һәм милләте юк. Экстремизмның сәбәбе – наданлык” дигән темаларны колачлаган дәрес бик эчтәлекле узды.



