Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кама Тамагына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында мөфти район башлыгы Павел Лоханов белән очрашты. Очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин да катнашты. Җитәкчеләр хакимият вәкилләре белән дин әһелләре арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләшкәннән соң, мәхәллә халкы белән бергә, Картап авылында төзелгән “Тәлгать” мәчетен ачу бәйрәмендә катнаштылар. Әлеге күркәм чарада Камил хәзрәт мәхәллә халкын яңа мәчетле булулары белән тәбрикләде, үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерде, Аллаһы Тәгаләдән авылга, биредә яшәүчеләргә бәрәкәт сорады, динле булуларын теләде.
“Тәлгать” районда төзелгән 27 нче иман йорты.
Мөфти хәзрәтләре Сөйки авылында да булды. Ул биредә 2012 елның 10 июнендә “Булгария” теплоходы баткан урын каршындагы ярда төзелгән мәчеттә мәрхүмнәр рухына дога кылды.




