10 сентябрьдә Арча районы мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы булып узды. Үзәк мәчеттә узган чарада районыбызның авылларыннан килгән имамнар, мөгаллимнәр катнашты. Шулай ук Балтач мәчете имамы, Ислам динен кабул итүгә 1000ел исемендәге мәдрәсәнең Балтачтагы филиалы җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев килгән иде.
Күркәм гадәтләребез буенча изге Коръән аятләре укылып, илебезгә, районыбызга, мәхәлләләребезгә хәер бәракәт сорап дога кылынды, дип хәбәр итәләр Арча мөхтәсибәтеннән. Район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев имамнарны алга таба башкарылачак эшләр белән таныштырды. Көз айлары килеп җитүгә электән үк дәвам ителеп килә торган күркәм эшләрнең берсе - гошер җыю. Хәзрәт ошбу эштә һәрбер имамны актив булырга чакырды. Салкыннар башланганчы җыелган гошерне тиешле урыннарга (мәдрәсәләргә) илтеп тапшыру бурычы куюлды.
Тиздән Корбан гаете дә килеп җитә. Быел Корбан гаете 24 сентябрь көненә туры килә. Республикабыз мәчетләрендә иртәнге сәгать алтыда гает намазы укылуы хакында әйтелде. Раил хәзрәт имамнарга районның мәрхәмәтлелек үзәгеннән алынган мохтаҗлар исемлеген тапшырды. Корбан чалганнан соң шул исемлек буенча корбан итләрен таратырга мөмкин.
Сентябрь ае җиткәч “Экстремизга юк” дигән айлык иглан ителә. Шул уңайдан Раил хәзрәт имамнарга Ислам диненең тынычлыкка, иминлеккә чакыручы дин булуын ассысыклап җомга хөтбәләрендә сөйләргә кушты.
Шулай ук имамнарга алга таба куелган бурычларның берсе - Арча районы мөхтәсибәте игълан иткән “Авылымның дини тарихы” дип аталган конкурска балаларны җәлеп итү. Балалар үзләренең авылларындагы мәчетнең тарихы, имамнары хакында иншалар язалар һәм мәчетләр рәсемен ясыйлар. Иҗади эшләрен мөхтәсибәткә тапшыралар. Иншалар декабрь азагына кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Рамил хәзрәт Бикбаев исә имамнарга бик үтемле вәгазь сөйләде. Корбан чалуның тәртипләре, үзенчәлекләре белән таныштырды. Корбан итләрен мохтаҗларга тарату Ислам диненә чакыру, дингә мәхәббәт уятырга иң кулай ысул булуын ассызыклады. Шулай ук имамнар хәзрәткә үзләренең сорауларын да бирделәр.




